Менделеевскида авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2020 елның 29 феврале, шимбә

Нәтиҗәләр ясау район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә узды. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 7 предприятие, 56 крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ) һәм 3882 шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) шөгыльләнә. Район буенча эре мөгезле терлекләр саны 4834 баш тәшкил итә, бу узган елга караганда 161 башка күбрәк. Дуңгызларның баш саны 64%ка арткан һәм 3187 башка җиткән. Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы формированиеләре алдына 2020 елга бурычлар куйды: 50 мең тонна ашлык суктырырга, тәүлеккә савымны 30%ка арттырырга. "Мин аңлыйм, катлаулы бурыч, ләкин үтәлә торган бурыч", - дип билгеләде район башлыгы. 2019 ел йомгаклары буенча, җитештерү-икътисадый күрсәткечләр буенча районнар рейтингында Менделеевск районы, 2018 ел белән чагыштырганда, үз күрсәткечләрен 5 позициягә узып, 36 нчы урынны алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International