Программа совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 31 еллыгына багышланган иде. Сәхнәдә патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады. Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм сугышта катнашучылар, тирән ихтирам йөзеннән, һәлак булган сугышчыларның әниләренә Раиса Куршакова һәм Любовь Рябовага чәчәкләр тапшырдылар. Залда җыелган кешеләр бер минутлык тынлык белән, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм тыныч вакытта үлгән якташларын искә алдылар." - Виват, кадерле Шуравилар!" - дип, төркем концерт куйды.