Песәй авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, шулай ук хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында чираттагы гражданнар җыены булып узды.
Песәй авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 2019 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Песәй авыл җирлеге башлыгы Мухаматгалиев Вилдан Илсур улы сөйләде.
2019 елгы эш турында хисап. Оператив хәлнең торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция участковые сержанты Акмалов Динар Фидаил улы сөйләде.
Менделеевск муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галеева Ләйсән Камил кызы сөйләде.