Татарстан халыклары ассамблеясенең киңәйтелгән утырышы.

2020 елның 29 феврале, шимбә

Татарстан халыклары ассамблеясенең киңәйтелгән утырышы.

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының йомгаклау утырышы узды. Утырышта Менделеевск шәһәре Халыклар Дуслыгы Йорты директоры, Татарстан халыклары ассамблеясенең Менделеевск районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе– Фирүзә Габдрахманова, «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе» Региональ иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе – Затирко Анна Михайловна, «ТР мариларның милли-мәдәни автономиясе» Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе - Мальгин Геннадий Александрович катнашты.

2019 елда Халыклар дуслыгы йортлары эшенә нәтиҗә ясап, Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йорты директоры – И.и. Шәрипов Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең Иң актив партнерлары Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевскида Дуслык йортлары булып калуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International