Абалач авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «барысы да мәхәббәттән башлана...»дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.
Өлкәннәр һәм балалар әлеге бәйрәмнең тарихын кызыксынып тыңладылар, конкурсларда катнаштылар, мәхәббәт турында канатлы сүзләр авторларын, шул исәптән фильмнардан, танылган әйтемнәрне искә төшерделәр.