Менделеевскида картина буенча турнир узды

2020 елның 29 феврале, шимбә

«Узыш» картинг буенча беренче турнир Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Ярышларны «Яшьлек»яшьләр үзәге оештырды. 

Спортның бу төрендә иң мөһиме-төгәллек һәм тизлек. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. 

Кече яшь төркеме: 
1 урын-Зөфәр Култаев 
2 урын-Ярослав Ратников 
3 урын-Карина Нәҗипова 
Өлкән яшь төркеме: 
1 урын-Илья Сорвин 
2 урын-Чыңгыз Йосыпов 
3 урын-Эльнур Әхмәтов 
Җиңүчеләрне районда юл хәрәкәте иминлеге бүлеге начальнигы Флюра Гыймаева, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Гасыймов котладылар, аларга кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International