15 февраль көнне Песәй мәдәният йортында Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә»дип исемләнгән викторина үткәрелде. Электрон презентация ярдәмендә мәктәп укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юл үтүе турында сөйләделәр. Аннан соң ике команда арасында викторина үткәрделәр, "Сандугач" Һәм "Чишмә" командалары арасында, анда мәктәп укучылары Муса Җәлил иҗаты турында белемнәрен күрсәттеләр. Балалар сорауларга аерым игътибар һәм кызыксыну белән җавап бирделәр, «Кызыл ромашка», «Сәгать», «Әтәч»кебек шигырьләр сөйләделәр. Гөлнар Ситдыйкова Муса Җәлил сүзләренә язылган атаклы «Җырларым» җырын башкарды. Аннан соң мәктәп укучылары «Бакчачы» шигырен эчтәлеге буенча рәсемнәр ясадылар. Шулай ук СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров башкаруында «Чулпан» шигыренең аудиоязмасын да тыңладылар. Викторина бик җанлы үтте, балалар кызыклы һәм актив булдылар.