Эшлекле сишәмбе

2020 елның 29 феврале, шимбә

Хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды.

Шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәлләр турында полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Василий Владимирович Самков хәбәр итте.

 Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка планлаштырылган чаралар турында ММР Советы Аппараты җитәкчесе Искәндәр Роберт Ринат улы сөйләде.

Менделеевск РУЭСы филиалының Алабуга электр челтәрләре филиалы «Челтәр компаниясе» ААҖнең 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында Әскәров Таһир Наил улы – Менделеевск район электр челтәре начальнигы.

Монашево авыл җирлеге башлыгының 2019 ел өчен хисабы Иосифов Ростислав Феофанович-Монашево авыл җирлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International