Район башлыгы Валерий Чершинцев атналык гражданнарны кабул итте

2020 елның 29 феврале, шимбә

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә атналык гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны кабул итү – ул үз проблемалары турында турыдан-туры сөйләү мөмкинлеге. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. 

Чираттагы кабул итү барышында халык Турай авылының Молодежная урамында газ кертү һәм су белән тәэмин итү, җир участогын рәсмиләштерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. 

Кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән һәр кешегә аңлатмалар бирелде, сораулар тиешле хакимият органнары белән берлектә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International