Менделеевчыларны төтен һәм ис борчый

2020 елның 29 феврале, шимбә

Бу хакта Халык "Карповец"территориаль иҗтимагый үзидарәсе гражданнар җыенында әйтте. Район башлыгы проблеманы шәхси контрольгә алды.

Территорияне карап чыгу нәтиҗәсендә, гараж хуҗаларының, бинаны җылыту максаты белән, җитештерү чүп-чарын яндыруы ачыкланды. Рейд барышында хокук бозучылар ТР КоАП 3.6 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды. 

Әлеге рейдлар Татарстан Республикасы ТММ башкарма комитеты, Роспотребнадзор вәкилләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими үткәреләчәк. Менделеевск шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган очракта, тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International