Менделеевск шәһәрендә Менделеевск муниципаль районы Советының кырык сигезенче утырышы узды.
Утырышта район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, ТИҮ җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында
2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының «Менделеевск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында»2018 елның 17 декабрендәге 176 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. 2020 елга Менделеевск муниципаль районы муниципаль милкенең фараз планы (программасы) турында
4. Түләүсез файдалануга бина бирү турында.
5. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы җирле үзидарә органнарының аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле муниципаль контроль төрләре исемлеге турында.