Дәүләт Думасы кече сыйныф укучыларын мәҗбүри кайнар аш белән тәэмин итү турында законны өченче, ахыргы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы Закон бертавыштан кабул ителде. Бу бик мөһим яңалык, ул Россиянең һәр кече сыйныф укучысына мәктәптә тәмле һәм файдалы туклануны гарантияли. Ә баланың сәламәт туклануы-киләчәктә тормыш сыйфаты".
Закон чыгару инициативасы парламентның барлык фракцияләре, түбән һәм югары палатасы тарафыннан хупланды. Дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем алучы укучыларны бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру федераль бюджет, субъектлар бюджетлары һәм җирле бюджетлар хисабына гамәлгә ашырылачак. Регионнар башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү буенча оешманы финанслашуга федераль бюджеттан субсидияләр алачак.
Закон нигезендә шулай ук «сәламәт туклану» төшенчәсе кертелә, балаларның сыйфатлы, куркынычсыз һәм сәламәт туклануын оештыру үзенчәлекләре билгеләнә, азык-төлек продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлык характеристикалары, азык-төлек кыйммәте төшенчәләре аныклана.