16 нчы февральдә Гашыйклар Көне уңаеннан Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара, йортка экскурсия ясап, "ашый торган валентинка"дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Башта Гөлнара Гыйниятовна балаларга бисквит әзерләү рецепты турында сөйләде, ә соңыннан барысы бергә тәмле крем әзерләделәр. Килеп чыккан тортны кисәкләргә бүлделәр һәм үз теләкләре белән бизәделәр. Әзерлек барышында балалар бу бәйрәмнең тарихын белделәр. Балаларга бик ошады!