2020 елның 19 февралендә “Нептун” сәламәтләндерү комплексында Менделеевск муниципаль районы медицина хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган йөзү буенча беренчелекнең сайлап алу этабы узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Менделеевск үзәк хастаханәсе баш табибы Оксана Бахматова чыгыш ясады һәм катнашучыларга яхшы кәеф, җиңел су һәм рух күтәренкелеге теләде. Ярышлар шәхси йөзү һәм команда эстафетасы рәвешендә узды.