21 февральдә бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. 20 февраль көнне Псков авыл китапханәсенә бу бәйрәм алдыннан «Чулпан» балалар бакчасының нәни укучылары тәрбияче Хәсәнова Г. М. белән кунакка килде.
Китапханәче Рузалия Яраханова китапханә буенча экскурсия үткәрде, күргәзмәләр белән таныштырды. "Иң гүзәл тел-туган тел" күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Аннары Песәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Туган тел, минем белән дуслык»дигән тылсымлы әкият сәгате үткәрелде. Балалар бәйрәм тарихы турында кызыксынып тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, "Мәкальләр чылбыры", "Түбәтәй"уеннарында катнаштылар. Шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында хор белән " Туган телем «җырын башкардылар һәм татар халык әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар.