Халыкара туган тел көне уңаеннан Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7 нче мәктәпнең 1-2 нче сыйныф укучылары белән "иң татлы тел – туган тел" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче әлеге датаның тарихы, әһәмияте турында сөйләде. Балалар – төрле милләт вәкилләре-туган телдә исәнләштеләр, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан Г.Тукайның "Туган тел" шигыренә язылган мультфильм карадылар, уку өчен китаплар һәм журналлар сайладылар.