29 нчы февральдә Тойгуҗа авылында борынгы рус халык бәйрәме - Масленица бәйрәмен билгеләп үттеләр. Кыш белән саубуллаштылар һәм тантаналы төстә гүзәлне-язны каршы алдылар. 30дан артык кеше җыелды.
Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара авыл халкы һәм кунаклары өчен коймакларны учак ягып пешерде, конкурслар үткәрде.
Тойгуҗа авылында фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Радик Хәбибрахимов барлык авыл халкына татлы бүләкләр тапшырды.
Традиция буенча бәйрәм ахырында кыш карачкысын яндырдылар. Барысына да бик ошады.