1 март көнне Монай авыл җирлегендә кызу һәм күңелле булды, чөнки халык кышны бик теләп озатты һәм язны каршы алды. Масленица бәйрәмендә олысы да, кечесе дә катнашты. Теләге булган һәр кеше төрле ярышларда ярыша алды, кайнар коймак белән чәй эчә һәм Монай авыл мәдәният йорты артистларын тыңлый алдылар.
Бәйрәмнең кульминациясе карачкыны яндыру булды.