Удмурт республикасының Грахово районы мариларның милли-мәдәни автономиясе чакыруы буенча Илнәт мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ӱярня пайрем —Мари масленицасы»дигән уртак, район чарасында катнаштылар. Чарада мариларның зур Ерыкса, Мари-Возжай, Удмуртиянең Грахово районы Иж-Бобья һәм Татарстанның Менделеевск районы Илнәт авыллары катнашты. Удмуртиянең Грахово районы марилар милли-мәдәни автономиясе рәисе И.Л. Кузнецова әлеге чарада актив катнашканнары өчен Илнәт мәдәният йорты коллективына рәхмәт белдерде, Мари авылларын берләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм мари коллективлары Илнәт авылында узган «Семык» Республика мари халкы бәйрәмендә дә актив катнашачак, дип билгеләп үтте.