27 февраль көнне Енабердино авылында "Музьем кырзан" ("Песня земли") Удмурт мәдәнияте фестивале узды. Фестиваль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Анда Енабердино Мәдәният йортының "Төремшур", "Төремшур кускылиос" ансамбле, "Ромашка" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, Енабердино урта мәктәбе укытучылары коллективы, "Возжайка" ансамбле һәм Монаш мәдәният йорты ансамбленең спутнигы, Менделеевск шәһәренең Гассар исемендәге мәдәният йортының "Купанча" ансамбле катнашты. Фестивальдә район башлыгы В. С. Чершинцев тыл ветераннарына Бөек җиңүнең 75 еллыгына медальләр тапшырды.