1 март көнне Иске Гришкин мәдәният йорты ишегалдында клуб һәм китапханә "Май чабу" бәйрәме зур итеп уздырды. 1 март "Кичерелешү" көненә туры килде. Олылар балаларны кичерелешергә өйрәттеләр. Балалар өчен кышкы футбол, канат тарту бәйгесе, ачык микрофон үткәрелде, ә олылар тәбикмәк пешерүдә көч сынаштылар. Барлык җыелган халык, нәкъ бала чагындагы шикелле кар атышып уйнадылар, бик күңелле булды. Чарабызның кульминацион мизгеле булып "Май чабу" карачкысын яндыру булды. Мәҗлесебез халык музыкасы белән бизәкләнде.