8 март көнне Татар мәдәният йорты мәйданында. Яр Чаллы шәһәрендә "Яз килде"дип исемләнгән уен программасы узды. Программада гадәттәгечә Яз һәм Кыш каршылыгы булды. Кыш шулай Язга кышның яздан да яхшырак булуын раслады. Уен программасында катнашучылар кышкы балык тотуда булдылар, язгы киемнәр карадылар, биеделәр һәм, әлбәттә, язга аның хокукларына керергә булыштылар.