“Әниләр-алтын, кызлар-ялкын”

2020 елның 10 марты, сишәмбе

7 март көнне Сәйтәк авыл клубында  Халыкара хытын-кызлар көне уңаеннан “Әниләр-алтын, кызлар-ялкын” бәйгесе уздырылды. Бәйгедә әниләрдән һәм кызлардан торган ике команда ярышты. Бәйгене оештыручы клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. командаларны төрле яклап сынады. Командалар тапкырлыкта, зирәклектә, җитезлектә, уңганлыкта көч сынаштылар. Бәйге концерт номерлары, күңелле уеннар белән аралашып алып барды.Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International