7 март көнне Монай авыл мәдәният йортында авыл хатын-кызлары өчен ял кичәсе булып узды. Кунаклар хатын-кызлар көненә, матурлыкка, елмаюларга багышланган бәйрәм концертына җыелдылар. Кичәнең программасына уеннар, биюләр һәм чәй өстәле кертелгән иде. Хатын-кызлар җырлар җырладылар, шаян сорауларга җавап бирделәр, шулай ук бәйрәмдә катнашкан ир-атлардан күңелле сюрпризлар алдылар. Мәхәббәт, яз, наз атмосферасы тамашачыларны концерт программасы тәмамланганнан соң да ташламады, ул сәламәтлек, иминлек, тыныч язгы күк йөзе һәм иң изге теләкләр белән тәмамланды.