13 март көнне Актаҗик авыл клубы китапханә белән берлектә "Әдәплелек иленә күңелле сәяхәт" исемле уеннар программасы үткәрде. Әлеге чараның максаты - балаларда әйләнә-тирә кешеләргә карата әдәпле мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңлау. Катнашучылар өчен әдәплелек темасына викторина үткәрелде. Балалар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Балалар "әдәплелек" дигән төшенчә - кешеләргә хөрмәт күрсәтү билгесе, ул сүзләрдә, тонда, ишарәләрендә, мимикада, үз-үзләрен тотышында чагыла. Чараны чәй өстәле белән төгәлләделәр.