Хөрмәтле Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы халкы, социаль яклау бүлеге хәбәр итә, гамәлдәге социаль ярдәм чаралары (субсидияләр, пособиеләр, компенсацияләр һ.б.) автомат рәвештә дәвам итәчәк, шуның белән бәйле рәвештә белгечләргә килү зарурлыгы юк, ә беренчел мөрәҗәгатьләр өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдалануыгызны сорыйбыз.
Тулы мәгълүмат артыннан 2020 елның 30 мартыннан башлап түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз:
2-19-72, 2-51-99-барлык төр түләү буенча телефон номеры;
2-00-76-65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләргә беренче чиратта кирәк булган товарларны китерү буенча кайнар линия телефоны номеры;
2-23-00-социаль яклау бүлеге начальнигының телефон номеры.
Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!