Менделеевск районы язгы кыр эшләренә әзерләнә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Бүген "Абалач" ҖЧҖендә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар узды. Район башлыгы машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеген карады, орлык материалының әзерлеген тикшерде.

Шулай ук семинарда 2020 елга планнар, чәчү мәйданнары структуралары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ихтыяҗ турында фикер алыштылар.

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына, КФХ җитәкчеләренә барлык әзерлек эшләрен вакытында башкарырга һәм авыл җирлекләре башлыклары белән актив хезмәттәшлек итәргә кушылды.

Хәзерге вакытта районның барлык хуҗалыклары чәчүгә 90% әзер. Язгы кыр эшләре апрель урталарында башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International