Район башлыгы менделеевлыларны җирле үзидарә көне белән котлады

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

 

Сезне җирле үзидарә көне белән котлыйм! Күптән түгел генә гамәлгә куелган бу бәйрәм бүгенге җәмгыятьтә җирле үзидарәнең үзенчәлекле ролен раслый. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисадый хәле, район халкының яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруы өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәткәрнең эше кешедән төрле тармакларда киң белем спектрын, зур җаваплылык, даими үз-үзеңне контрольдә тоту һәм түземлелек таләп итә. Бу бәйрәм көнендә җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм татулык, туган ягыбыз иминлеге өчен җирле үзидарәне алга таба ныгытуда яңа уңышлар һәм якташларыбызга лаеклы тормыш шартлары тудыруны телим. Менделеевск муниципаль районы башлыгы В.С.Чершинцев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International