Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинова яз темасына онлайн рәсемнәр конкурсы оештырды һәм барлык эшләр дә Санкт-Петербург шәһәренең иҗатны үстерү академиясеннән "Тәрәзә артында тамчы" Халыкара балалар иҗаты конкурсына җибәрде. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде: 1 урын - 2 кеше, 2 урын - 1 кеше, 3 урын - 2 кеше, катнашкан өчен (лауреат) - 1 кеше. Бу конкурслар түләүле иде, алар авылыбызның спонсоры Гыйльфанов Ирек түләде һәм барлык катнашучыларга да бер үк төрле бүләкләр тапшырды.