Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты Дәүләт Думасына Россия товар җитештерүчеләренә ярдәм итүгә, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын диверсификацияләү мәсьәләләрен хәл итүгә һәм әлеге оешмаларның граждан билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүдә потенциалын алга таба файдалануга юнәлдерелгән закон проектлары пакетын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «пандемия белән бәйле рәвештә килеп туган хәл ил сәнәгатен бәрдерде, җитештерүчеләр түләүгә сәләтле ихтыяҗга һәм җитештерелгән продукциянең сатылачагына гарантия юк. Тәкъдим ителә торган закон проектлары җитештерү күләмнәрен, эш урыннарын һәм гражданнарның керемнәрен саклауга юнәлдерелгән".
Комитет билгеләп үткәнчә, кертелә торган үзгәрешләр заказчылар эшчәнлеген нигездә үзебезнең продукция сатып алуга юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк һәм бу югары технологияле Россия продукциясен куллану темпларына уңай йогынты ясаячак.
Моннан тыш, Россия җитештерүчеләре өчен дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда квоталар системасын кертү Россия Федерациясе субъектларында кече һәм урта бизнеска ярдәм итәчәк.