2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасының Баш суд приставы гражданнарны бердәм тематик кабул итәчәк.
(843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча кабул итүгә алдан язылырга кирәк. Гражданнар үз сорауларын "Skype", "Zoom" яки "WhatsApp" программалары аша турыдан-туры тоташу юлы белән Сария Сабурская һәм Әнвәр Закировка бирә алачак.