Бүген, 1 июльдә, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә буенча тавыш бирүнең төп көнендә, Менделеевск районы сайлау участокларында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич булып китте.

2020 елның 1 июле, чәршәмбе

Бүген, 1 июльдә, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә буенча тавыш бирүнең төп көнендә, Менделеевск районы сайлау участокларында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич булып китте.


Визитның максаты сайлау участокларын карау һәм тавыш бирү барышын тикшереп тору иде. Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Менделеевск районының сайлау участокларында барлык профилактик чаралар үтәлә.


Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик вәзгыять уңаеннан, районның барлык 39 сайлау участогында да куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрелгән. Шулай ук участокларда социаль дистанцияне үтәү өчен идәнгә махсус тамга булдырылган, шулай ук халыкның контактларын киметү өчен участокларга аерым керү һәм чыгу урыннары оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International