Мин яратам сине, Татарстан

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Менделеевск шәһәре Татар китапханәсе оештырган,ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Мин яратам сине, Татарстан. Люблю тебя, мой Татарстан” рәсем конкурсы тәмамланды. Конкурста Менделеевск шәһәренең  11нче, 12нче балалар бакчалары, Сәйтәк авыл клубы, Песәй авыл китапханәсе һәм Сарман, Зеленодольск, Әгерҗе, Лаеш районнарыннан 3 яшьтән 14 яшькәчә 33 бала катнашты. Катнашучылар үзләренең иҗатларында туган як табигатенең гүзәллеген тасвирлаган, Татарстан Республикасын данлаган. Катнашучыларга бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Барлык катнашучыларга дипломнар җибәрелде. Рәсемнәр вконтакте челтәрендә, Татар китапханәсе берләшмәсендә урнаштырылды (https://vk.com/tbmend)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International