5 июль көнне Татар Чаллы мәдәният йорты онлайн "Үләннән таҗ үрү" дигән мастер-класс үткәрде. Мастер-класс такыялар үрелгән көнгә багышланды. Борынгы Русьтагы Таҗ- хатын-кызларның иң төп бизәнү әйберләренең берсе. Бәйрәмнәр вакытында ул кызның киемендә төп атрибут булган. Сайланган чәчәкләргә карап, таҗ үзе теләгәнне тормышка ашырырга ярдәм иткән ниндидер хәбәр алып килгән. Традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан мастер-класс үткәрелде. Видеода мастер-класста таҗ үрүнең берничә ысулы күрсәтелде: кыр үләннәреннән һәм чәчәкләрдән ясалган такыялар, декор өчен чәчәкләрдән һәм ботаклардан ясалган такыялар.