Менделеевскида санкцияләнмәгән пляжлар буенча рейдлар уза

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында һава температурасы югары булу сәбәпле, су объектларында бәхетсезлек очраклары саны артты. Июль башыннан алып 10 июль уртасына кадәр генә дә Татарстан сулыкларында суда 15 һәлакәт булган, аларда 15 кеше һәлак булган. 

Статистика буенча, суда үлү очракларының 80% ы исерек хәлдә, шулай ук җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коену аркасында килеп чыга. Исегезгә төшерәбез, җиһазландырылмаган урында су коенган өчен хокук бозучылар ТР КоАПның 3.10 ст. (Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу) буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, гражданнарга штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр (вазыйфаи затларга - 4000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затларга - 40000 сумнан 50000 сумга кадәр) тәшкил итә. Әлеге маддә буенча муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының административ комиссияләре су объектлары буенча рейдлар барышында җаваплылыкка тарталар һәм штраф салалар. 

Шулай ук Менделеевск муниципаль районында бүгенге көндә су объектларында үлем белән тәмамланган ике һәлакәт теркәлгән. 

Менделеевскида суда кешеләрнең үлемен кисәтү максатыннан профилактик чаралар оештырылды.Мәсәлән, узган ял көннәрендә Менделеевск районында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Кузнецов В.А. белән берлектә, судагы бәхетсезлек очраклары турында белешмәлекләр тараттылар, ял итүчеләрне игътибарлы булырга, кирәк булган очракта беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә өндәделәр. Шулай ук ял итүчеләргә ял итү өчен махсус җиһазландырылган пляжларны сайларга киңәш иттеләр.

Рейдлар үткәрү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International