Менделеевскидагы суда кешеләрнең үлемен кисәтү максатында профилактик чаралар дәвам итә. Узган ялларда Менделеевск районында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ямалеева Екатерина Игоревна Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Колпаков Андрей Михайлович белән белешмә тараттылар һәм суда бәхетсезлек очракларының ешаюы турында мәгълүмат бирделәр, ял итүчеләрне игътибарлы булырга чакырдылар, кирәк була калса, беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә кирәклеген күрсәттеләр. Шулай ук ял итүчеләргә ял итү өчен махсус җиһазландырылган пляжларны сайларга киңәш иттеләр. Рейдлар үткәрү дәвам итәчәк.