Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 24 июле, җомга

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Киңәшмәдә Менделеевск районында хезмәт базарындагы хәл турында фикер алыштылар. Шулай ук Бахматова Оксана Алексеевна - «Менделеевск РҮХ» ДАССОның баш табибы-хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә районда коронавирус инфекциясе белән авыручылар юк.

Фаина Валентиновна – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Менделеевск муниципаль районындагы идарәсе башлыгы-5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә билгеләнгән азык-төлек җыелмаларының киләчәге турында хәбәр итте. Менделеевск районында барлыгы 14 гаилә бар. 

Киңәшмә барышында шулай ук күселәр һәм тараканнарга каршы көрәш мәсьәләсе каралды, йортларда дезинсекция эше оештырылачак.

Моннан тыш, шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре дә яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International