Юл йөрү кагыйдәләрен һәр бала белергә тиеш. Шул максат белән 18 август көнне Турай авыл мәдәният йорты территориясендә, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны колачлап, «Юл әлифбасы» дигән күңел ачу программасы үткәрелде. Балалар төрле уеннарда актив катнаштылар һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр.