Тойгуҗада яңа спектакле премьерасы булды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

30 нчы августта, Татарстан Республикасы Көнендә, Тойгуҗа мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" исемле яңа спектакле премьерасы булды. Традиция буенча ул хәйрия чарасы булды. "Дөрешкәй" театры барлык балаларга сәламәтлек, аларның хыялларының тормышка ашуын, яхшылык һәм могҗизаларга ышануларын тели. Билетлар сатудан кергән барлык акчалар Менделеевск шәһәренең "Кама Таңнары" балалар приютына китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International