Калач авыл китапханәсе яңадан Калаче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән җәйге каникуллардан соң очрашты. Мәктәптә беренче зур очрашуны «Укучының мәдәни көндәлеге»н тапшырудан башлау матур традициягә әверелде. Көндәлекләрне тапшыру алдыннан китапханәче Лариса Насыйбуллина балаларны "могҗизалы ил китапханә" дип исемләнгән китапханә дәресенә чакырды.