11 нче сентябрь- эчкечелек белән көрәш көне

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

11 нче сентябрь- эчкечелек белән көрәш көне. Шул уңайдан Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә трениинг уздырды. Мәктәп балалары әлеге шөгыльдә, сәламләү, төп өлеш, рефлекция аша ,үзләренең зурлар дөньясына ориентлаша алуларын, актив тормыш позицияләрен, җәмгыятьтәге үз урыннарын күрсәтә алдылар. Төрле кызыклы күнегүләр, ситуацион мәсьәләләр чишү балаларның үзаңын үстерергә ярдәм итте. Үсеп килүче яшүсмерләрнең тормышында эчкечелеккә урын булмасын иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International