Өлкәннәргә- хөрмәт

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

 

 

Алтын көз фасылында өлкәннәр айлыгы булу- аларга карата игътибар, ихтирам дигән сүз. Әлбәттә, өлкән буын кешеләренә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булу турында без бервакытта да онытырга тиеш түгел. Ә бу айлыкта алар турында күбрәк кайгырту - безнең бурыч. Песәй  мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханә белән берлектә,  Мәрфуга апа һәм Рафил абыйның хәлләрен белеп, бәйрәм күчтәнәче тапшырып кайттык. Аларның сөенечле күзләре, изге теләкләре - безнең саваплы эшебезгә бәя иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International