"Бәрәңге бәйрәме"

21 сентябрь 2020 ел., дүшәмбе

Алтын көз фасылы - үстергән уңышларны җыеп алу чоры. "Бәрәңге икенче икмәк" дигән бик матур әйтем бар. Шуны истә тотып, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Бәрәңге бәйрәме" уздырды. Кичәдә төрле кызыклы уеннар уйнадык, бәрәңгедән әзерләнә торган ризыкларны барладык, катнашучылар үзләренең уңышлары турында да сөйләделәр, соңыннан бәрәңге шәңгәсе белән чәй эчү дә оештырылды. Балалар бик канәгать калды, күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International