21 сентябрь көнне Тихоново авыл китапханәсендә «Әкият белгечләре»дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.
Без кечкенәдән әкиятләрне ишетәбез. Алар безне гомер буе озата бара. Аларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата. Әкиятне тыңлап, укып, без тылсым һәм могҗизалар дөньясына эләгәбез. Бүген без яраткан әкиятләрне искә алдык, балалар белән «Әкият героен тап», «Тылсымлы сандык», «Әкият геройлары безгә кунакка килде»дигән әдәби конкурслар уздырдык. Балалар аларның әкиятне чын белүчеләр булуларын күрсәттеләр.