Бәзәкә мәдәният йортында сок көнен билгеләп үттек. Балалар ничек тәмле итеп сок ясарга өйрәнделәр. Җиләк-җимеш, яшелчәләрнең кеше организмы өчен файдалы булуын, һәм әһәмиятен аңлаттылар. Сок белән туңдырмадан ясалган коктейль балаларга бигрәк тә ошады. Кичәбез күмәк “Чылбырлы” биюе белән тәмамланды.