Зур сугышның яшь геройлары

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Зур сугышның яшь геройлары. Кем алар бу яшь геройлар? Сугышка кадәр алар мәктәптә укыган, уйнаган һәм шатланган гади малайлар һәм кызлар иде. Әмма сугыш башланды... Яшь булуына карамастан, балалар һәм яшүсмерләр өлкәннәр белән бергә Ватанны саклауга басканнар, геройларча гамәлләр кылганнар, шул рәвешле Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайтып.

Песәй авыл китапханәсендә «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер акциясе кысаларында яшь герой-пионерларга һәм Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган "Аларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Китапханәче Яраханова Рузалия балалар өчен күргәзмә янында әңгәмә һәм күзәтү үткәрде, пионер - геройларның биографиясе белән кыскача таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән әлеге кечкенә зур сугыш геройлары башкарган батырлыклар турында тыңладылар. Нәни укучыларыбыз шундый ук кыю, ярдәмчел һәм игелекле кешеләр булып үсәр дип ышанабыз. Сугыш беркайчан да булмасын!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International