«Тынычлык күгәрчене-Халыкара тынычлык көне символы»

2020 елның 25 сентябре, җомга

19 сентябрь көнне, Бәзәкә мәдәният йортында без балалар белән шушы темага әңгәмә кордык. Нәрсә  ул тынычлык? Илдә тынычлык булсын очен нинди шартлар тудырырга кирәк? Менә шушы сорауларга җавап эздәдек. Һәм без балалар белән бер нәтиҗәгә килдек. Тәбигать шартлары комаучалык итмәгәндә, кешеләр арасында, милләтләр арасында, илләр арасында дуслык хисе белән канәгатьлек хисе булса, Җир йөзендә һәрвакыт ТЫНЫЧЛЫК хөкем сөрер! Димәк тынычлык ул дуслыктан башлана. Бердәм булу, тату булу, бер-береңә ярдәм итү-дуслыкның аерылгысыз сыйфатлары, кагыйдәләре.

Бу көн безнең әңгәмә белән генә тәмамланмады, ә ниндидер әкияти бәйрәмгә әверелде (ни өчен әкияти, чөнки бу минем өчен бик зур сюрприз булды.)

Кызлар Дуслык пиццасы ясарга тәкъдим иттеләр. Алар барлык кирәкле әйберләрне дә алып килгәннәр: камыр, он, терка, пычак, сыр, колбаса, кетчуп...Бары тик, таба, уклау, пич кирәклеге генә онытылган- өйдә калган))). Ярар, алары да тиз арада пәйдә булды. Уңган кызларыбыз тиз генә пиццаны ясап та куйдылар. Ә малайлар нишләде дисезме? Алар тырыш кызларга бүләккә тынычлык күгәрчене рәсемен кәгазьгә төшереп открытка әзерләделәр. Көттергән ризыгыбыз 35 минуттан пешеп тә чыкты. Ул вакыт аралыгын тизрәк уздырыр өчен кызыклы уеннар, башваткычлар ярдәмгә килде. Әкияти бәйрәмебезнең иң кызыклы өлеше шунда булды ки: 20 минут әзерләгән, 35 минут пешкән пиццабыз, өч минут эчендә юк та булды, чөнки ул телеңне йотарлык тәмле иде...

Рәхмәт сезгә балалар! Һәрвакыт шундый дус-тату, бердәм булыгыз! Йөзләрегездә һәрчак елмаю чаткысы балкысын! Илебездә, күгебездә һәм күңелебездә тынычлык хөкем сөрсен! Сәламәт булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International