Песәй мәдәният йортында өлкәннәр декадасы кысаларындагы чираттагы чара узды. "Тормыш көземнең мизгелләре " дип исемләнгән очрашу бик җылы, күтәренке рухта узып китте. Чәй өстәле янына җыелган өлкәннәребез үзләренең тормыш мизгелләрен искә алдылар, яшь вакытта яратып җырлаган җырларын җырладылар, үзешчән артистларыбыз котлауларын җырга төреп бүләк иттеләр. Өлкән буын кешеләре турында кайгырту һәрдаим булырга тиеш, аларның тормыш көзләре бары тик аяз булсын иде.