28 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре 7 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары өчен “Җиде энҗе бөртеге” дип исемләнгән китап белән сәяхәт үткәрделәр, балаларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныштыруларын дәвам иттеләр. «Намуска хезмәт һәм тырышлык» дип аталган беренче сәяхәт татар халкының төп сыйфатларының берсенә - хезмәт сөючәнлеккә багышланды. Чара барышында балалар ата-бабаларыбыз җирне эшкәрткәннәрен һәм икмәк үстергәннәрен, яңа мәкальләр, табышмаклар һәм әкиятләр белән танышканнарын белделәр.