29 нчы сентябрь көнне Песәй мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган матур кичә булып узды. Әлеге район күләмендә уздырылган чарада авыл хуҗалыгында күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары катнашты. Аларны тәбрикләү өчен Менделеевск районының авыл хуҗалыгы җитәкчесе И.И. Фарухшин, Песәй авылы җирлеге башлыгы В.И.Мөхәммәтгалиев, бәйрәмнең спонсоры КФХ "Смирнов" җитәкчесе А.М.Смирновлар да килгән иде. Ижевка, Актазик, Монаш, Сәйтәк, Песәй авылы үзешчәннәре, Айсылу Касимова үзләренең музыкаль күчтәнәчләре белән сөендерде. Барлык артистларга, тәмле ашлар пешерүче Н. Насретдиновага, өстәлләрне әзерләүче кызларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Өлкәннәребезгә кояшлы гомер көзе телибез.